Балалар язучысы Г.Снегирев иҗатына багышланган чара (0+)

10 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танылган балалар язучысы, натуралист, сәяхәтче Геннадий Яковлевич Снегиревның тууына 90 ел булуга багышланган чарага чакырды. 

10ф. Бобровая хатка1
10ф. Бобровая хатка2
10ф. Бобровая хатка3
10ф. Бобровая хатка4
хатка

Очрашу барышында катнашучылар балалар өчен танып белү китаплары язган күренекле автор – чын табигать белгеченең иҗаты белән танышты. Китапханәче аның «Бобровая хатка» дигән гыйбрәтле әкиятен укыды. Балалар әлеге җәнлекләрнең ничек итеп үз ояларын ясавы, анда күпме хезмәт куюы турында белде. Һәр катның һәм бинаның үз функциясе бар. Бу хикәянең төп мәгънәсен балалар китапханәче белән бергә ачыклады. Алар һәр җан иясе үз әйләнә-тирә мохитенә бик оста яраклашуы һәм кешеләрнең бу тырышлыкларны бәяләргә, барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аларга яшәргә комачауламаска тиешлеген аңлады. 

Чара азагында яшь китап сөючеләр иҗат белән шөгыльләнде һәм Геннадий Снегирев әкиятләре геройлары – кондызларны үзләре рәсемгә төшереп карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: